news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыкара маммопластика мәктәбе узачак

Казанга Россиянең утыз төбәгеннән һәм БДБ иленнән 450 белгеч – пластик хирурглар, онкологлар, маммологлар, микрохирурглар җыелачаклар.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). 13–15 майда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә V Халыкара маммопластика мәктәбе узачак. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика башкаласына Россиянең утыз төбәгеннән һәм БДБ иленнән 450 белгеч – пластик хирурглар, онкологлар, маммологлар, микрохирурглар җыелачаклар. Операция бүлмәсеннән реаль вакыт режимында сөт бизенең реконструктив-пластик һәм эстетик хирургиясе буенча күрсәтмә операцияләр, уку операция бүлмәләрендә практик дәресләр, бу юнәлештә чит ил һәм россия экспертлары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашкан интерактив лекцияләр сериясе һәм башкалар булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100