Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Халыкара мөселман кинофестивале көннәрендә Ирина Алферова белән очрашу була
4 сентябрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә фестивальне ачу тантанасында дөньяның төрле почмакларыннан килгән танылган артистлар катнаша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). XIV Халыкара Казан мөселман кинофестивале көннәрендә Татарстан башкаласында Россиянең халык артисты Ирина Алферова белән очрашу була. Бу турыда фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.
- XIV Халыкара Казан мөселман кинофестивале Татарстан башкаласында 4-10 сентябрь көннәрендә була.
Ирина Алферова белән иҗади очрашу Казандагы "Ривьера" комплексындагы кинотеатрда 4 сентябрьдә була. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.
Быелгы фестивальдә Төркия, Мисыр, АКШ, Кыргызстан кинематографистларыннан торган зур делегацияләр булуы көтелә. Алар арасында Ирина Алферова, Эммануил Виторган, Марат Башаров, Шон Стоун, Амина Жаман, режиссер Ануар Смаин һәм башкалар булачак.

4 сентябрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә фестивальне ачу тантанасында дөньяның төрле почмакларыннан килгән танылган артистлар, режиссерлар, продюсерлар һәм кино белгечләре катнаша. Фестивальне Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәйх Равил Гайнетдин ача. "Йолдызлар юлы" 17.00 сәгатьтә, ачылу тантанасы 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә фестивальнең рәсми сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз