Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда халыкара конференциядә Россия вакфларының эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашалар
Конференция 21 ноябрьдә Казанның «Мираж» кунакханәсендә уздырыла.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). "Татар-информ" Татарстан Диния нәзарәтенә сылтама белән алдарак хәбәр иткәнчә, иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «ТР вакф» фонды «Россиядә вакфлар: үзенчәлекләре һәм үсеш перспективалары» дигән халыкара конференция үткәрә.
Фәнни җыенда чит ил һәм Россия кунаклары катнаша. Төркиянең Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Бәхрәйннән югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мераихи, Ислам банкы үсеше белгече Мөхәммәд Салем вакф өлкәсен үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Конференциядә каралачак төп сораулар мондый:
- Татар җәмгыятендә вакфның үсеше, тарихы, бүгенге халәте нинди?
- Чит илләрдә вакф системасы ни рәвешле эшли?
- Вакфлар социаль хәерчелек белән көрәшүгә нинди өлеш кертә ала?
- Вакфның Россия кысаларында үсеше мөмкинме?
Мәгълүмат өчен: "Татарстан вакф фонды" мөселман дини оешмаларына, шул ук вакытта мөселман уку учреждениеләренә һәм балалар йортларына, социаль һәм материаль ярдәмгә мохтаҗ булган аерым гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтә; мәдәни һәм хәйриячелек характерындагы биналарны саклау, төзекләндерү, яңартып коруда катнаша. Фонд тарафыннан оештырылган проектларны тормышка ашыруга ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез: конференция 21 ноябрьдә Казанның «Мираж» кунакханәсендә үтәчәк. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз