Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, ун көнлек уздырыла
Казанда хәзер 89,9 меңнән күбрәк кеше инвалид, шәһәр оештыра торган чаралар исә 20 меңләп кешегә исәпләнгән
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан Татарстан башкаласында 1-10 декабрьда инвалидларның традицион ун көнлеге уздырыла. Казанда хәзер 89928 кеше инвалид. Шәһәр оештыра торган чаралар 20 меңләп кешегә исәпләнгән.
1 декабрьда башкаланың барлык районнарында да “Куллар тотышыйк, дуслар”/”Возьмемся за руки, друзья” дигән исемдә иҗат фестивале башлана, берничә этаптан торган фестиваль 21е көнне Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында йомгаклау концерты белән төгәлләнә. Шул ук көнне “Сәйдәш” мәдәният үзәге “Прометей” халык театры сукырлар җәмгыятенең Мәдәният йортында (Серов ур., 7) спектакль куя. Константин Васильев картиналар галереясына “Восхождение” тернәкләндерү үзәгенең “Играй, гармонь!” ансамбле концерт белән килә.
“Ватан” спорткомплексында 2 декабрь көнне ишетмәүче инвалидлар арасында волейбол буенча турнир уздырыла. Шушы ун көнлектә “Ак Бүре” спорт комлексында шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты “Рухы белән көчлеләр”/”Сильные духом” дигән мәдәни-спорт бәйрәме уздыра.
Шәһәрнең 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көненә билгеләнгән тантаналы чарасы С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткәреләчәк. Инвалидлар ихтыяҗлары буенча пилот төбәк буларак Татарстан башкаласында гамәлдә булган “Һәркем өчен уңайлы мохит” федераль программасы буенча әлеге мәдәният объекты физик яктан мөмкинлекләре чикле булган һәр категория гражданнар өчен әйбәт шартлар ягыннан тәэмин ителгән.
6 декабрь “Луч света” хәйрия фонды инвалид балаларны “Әкият” курчак театрына “Приключения Чебурашки” спектаклена җыя. Шулай ук инвалид балалар өчен мәгариф идарәсе “Әкияти маҗаралар”/”Сказочные приключения” дигән исемдә танып белүгә һәм уенга корылган программа һәм иҗади эшләр күргәзмәсе оештыра, мәктәпләрдә исә “Бер-берегезгә кулларыгызны сузыгыз” темасына класс сәгатьләре уздырыла.
12сендә “Парк Хаус”тагы “Киномечта” мультиплексында инвалид яшьләр өчен бушлай кино күрсәтелә.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә барган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр министры урынбасары, Казанның социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова ун көнлек кысаларындагы чаралар буенча планнар белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, 1-10 декабрьда сәламәтлек саклау идарәсе инвалидлар өчен махсус акция уздыра. Аның кысаларында участок табиблары бригадалары үзләре инвалидлар янына барачак, белгечләр комплекслы медицина күзәтүе уздырачак, теш табиблары квалификацияле ярдәм күрсәтәчәк. Шуларга өстәп, инвалид бала үстерүче гаиләләр өчен аларның өйләрендә психотерапевтлар консультацияләре һәм социаль патронажлар була. Шушы арада башкала районнарында хакимиятләре түгәрәк өстәлләр, акцияләр, мәдәни-спорт чаралары үткәрү планлаштыра, аралашу темалары ачыклана, ди И.Просвирякова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз