news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Халыкара балаларны яклау көне алты мәйданда узачак

Балалар бәйрәмен уздыруга музейлар, парк һәм скверлар кушыла.

(Казан, 29 май, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Бәйрәм чаралары майның соңгы ял көннәрендә башланып, 3 июньне дә кертеп үткәрелә. Күпчелек җирдә бәйрәм 1 июньдә оештырыла. Бу хакта Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов эшлекле дүшәмбедә җиткерде.

“Барлык чаралар да түләүсез үтә, билгеле”, диелде.

Казан Кремлендә Халыкара балаларны яклау бәйрәме көндезге 11дә башлана. Анда “Нур сибүче шәһәр тылсымчылары” һәм “Без Кремльне яратабыз” бәйрәм чаралары узачак, ул программа 15:00 сәгатькә кадәр барачак.

Горький исемендәге паркта 13:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр Николай Носовның Белмәмеш турындагы трилогиясе геройлары декорация һәм реквизитлар белән иҗади, спорт мастер-классларын үткәрәчәк.

17:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр “Казан” Гаилә үзәге янында “Мин әни булам” фестивале узачак, анда тантаналы рәвештә ана сертификатлары тапшырылачак, лотерея уйнатылачак.

Горький-Әмәт паркында иртәнге 10 сәгатьтә “Подросток” – “Яшүсмер” клубы тематик программа – “Пират каникуллары” тәкъдим итәчәк. Анда концерт, уеннар, педагоглардан мастер-класслар һәм башка кызыклар булачак.

16:00 сәгатьтә Җиңү паркында  судно, авиамодель һәм автомодель спорт төрләре буенча зур чара үтәчәк.

“Тасма” стадионында мөһим спорт чарасы — шәһәр финал ярышлары буенча “Күн туп” футбол ярышы ачылышы үзачак.

Атна дәвамында шәһәр парк һәм скверлары гаилә фестивальләре һәм спектакльләре белән сөендерәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot