news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыкара Авыл яшьләре форумы үтәчәк - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Чара авыл яшьләренә ярдәм итү буенча тәҗрибә алмашу һәм яңа элемтәләр урнаштыруга юнәлтелгән.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). 11 - 14 май көннәрендә Казанда Халыкара авыл яшьләре форумы үтәчәк. Чараны Россиянең Авыл яшьләре берлеге һәм Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Министрлыкта белдергәнчә, чара авыл яшьләренә ярдәм итү буенча тәҗрибә алмашу һәм яңа элемтәләр урнаштыруга юнәлгән. Форум кысаларында тренинг, мастер-класслар, авыл яшьләре белән эшләү механизмы һәм яшьләр сәясәте буенча дискуссия мәйданчыклары оештырылачак. Чарада катнашучылар авыл хуҗалыгы өлкәсендәге үзенчәлекләрне, авыл туризмын үстерү тәҗрибәсе, социаль мөһим проектларны ясау осталыгы, конструктив сөйләшүләр алып бару турында беләчәк. Моннан тыш Алабуга муниципаль районы авылларына, сөт һәм ит җитештерүче фермер хуҗалыкларына сәяхәт оештырылачак.

Форумда 18 - 35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Моның өчен 30 апрельгә кадәр ais.fadm.gov.ru сайтында электрон гаризаны тутырырга кирәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100