news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда халык язучысы Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар

«Ул гомере буе татар әдәбияты, милләт өчен эшләде», — диде язучының улы Давыт Родионов.

Казанда халык язучысы Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар
Рамил Гали

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим соңгы юлга озаттылар. Мәрасимне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды.

Гәрәй Рәхимнең улы Давыт Родионов барлык кешегә рәхмәтен белдерде. «Безнең гаиләгә әтинең якыннары зур ярдәм күрсәтте. Ул гомере буе татар әдәбияты, милләт өчен эшләде. Чирләгән вакытта да гел эш дип чабып йөрде. Үзен зур кеше итеп санамады. Юбилеена тапшырулар чыккач, карале, мине халык белә, мине зурлыйлар икән, дип сөенгән иде», — диде ул.

«Безне бүген авыр кайгы берләштерде. Арабыздан олы шәхес, күренекле әдип, халыкчан каләм остасы китте. Күбебез аңа, яратып, Гәрәй абый дип дәшә иде. Кешеләргә рухи көч өстәде. Күңелләрдә миһербанлы кеше булып истә калачак», — диде Ирада Әюпова.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар исеменнән Гәрәй Рәхимнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Безнең бу хушлашулар күпкә китте бит әле. Йөзек кашыбыздай шәхесләребез китеп бара. Кем белән генә сөйләшмә, аның турында саф күңелле, эчкерсез кеше иде дип сөйләшәләр. Аның һәрбер иҗат җимеше йөрәктән-йөрәккә барып җитә иде. Җаны-тәне белән милләткә бирелде», — диде ул.

Марат Әхмәтов Гәрәй Рәхимнең ТР Дәүләт Советында 17 ел хезмәт куйганын искә алды. «Анда кабул ителгән бик күп законнар да аның кулы аша узды. Ул төзегән Татар поэзиясенең антологиясе — әдәбиятыбызның ерак тарихын, нәфислеген раслый торган мисалларның берсе», — дип сөйләде ул.

«Һәр авыл гүзәл табигате, матур өйләре белән генә түгел, ә анда туып үскән, авыл дип, янып-көеп яшәгән уллары-кызлары белән данлы. Григорий Васильевич та безнең сөекле улыбыз. Ул Лениногорск районында бердәнбер керәшен авылы — Федотовканы үзенең үткен каләме, иҗаты, хезмәте белән күпләргә танытты», — диде авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин сүзләренчә, Гәрәй Рәхим беркайчан да керәшеннәрне татарлардан аерып карамаган. «Бербөтен дип таныды. Шул ук вакытта, көрәшен гореф-гадәтләренең үсүен, югалмавын теләде», — диде ул.

Хушлашу мәрасимендә Камал театры артистлары, Татарстан Язучы берлеге әгъзалары, министрлык вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты. Язучыны Габишево авылы зиратында улы Кубрат янында җирләделәр.



Галерея: Халык язучысы Гәрәй Рәхим белән хушлашу мәрасименнән фоторепортаж

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

1980 елда аңа — «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

«Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан Респуб­ликасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 6 сентябрь Казанда яман шештән вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100