news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда халык һөнәрчеләре үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк

20 февральдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Татарстанның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе ачыла

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). 20 февральдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Татарстанның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе ачыла. Проектны ТР Мәдәният министрлыгы республикабызның мәдәни мирасын таныту максаты белән тормышка ашыра.
Республика осталары милли сәнгать традицияләрендә ясалган эшләнмәләрне – күн мозаикасы, алтын җепләр белән тегү, бизәнү әйберләре, сынлы сәнгать һәм башка үрнәкләрне тәкъдим итәчәк. Ярминкәгә килүчеләр сувенир продукциясе белән дә таныша алачак.
Күргәзмәдә үз эшләрен 2009 елда Татарстан Хөкүмәте грантларын откан эшмәкәрләр дә күрсәтәчәк. ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм күрсәтүнең Республика программасы кысаларында халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнүче предприятиеләргә 1 миллион һәм 300 мең сум күләмендә грантлар бирелә. Ел саен ярминкәдә республика фольклор коллективлары да чыгыш ясый, осталар теге яки бу һөнәрчелек төре буенча күрсәтмә дәресләр оештыра.
Һөнәрчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләр ТР Һөнәрләр палатасы каршындагы “Һөнәрчелек мәктәбе”нә дә языла алачак. Күргәзмә ачылган көнне махсус уку үзәге ачу турында да хәбәр ителәчәк. Күргәзмә 10 мартка хәтле эшләр дип уйланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot