news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Халык Кыш бабае" 100 мең сум акча алачак

Бәйге-фестивальдә теләге булган һәр казанлы катнаша ала.

Казанда "Халык Кыш бабае" 100 мең сум акча алачак
Султан Исхаков

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ", Анна Тарлецкая). Казанның яше 18дән узган һәр кешесе “Халык Кыш бабае” бәйгесендә катнаша ала һәм 100 мең сум акча отарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов җиткерде.

“Быел бәйгедә катнашу өчен гаризаны сайт аша 8 декабрьгә кадәр бирергә була. Шартлар күп түгел. Кыш бабай 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш, ә аның командасы әгъзаларының яше чикләнмәгән. Команда ике кешедән башлап төзелә”, – дип сөйләде ул.

Төп чаралар 21-24 декабрьдә үтә. Анда Кыш бабай тулы интерактив программа белән шәһәр урамнарына һәм мәйданнарына, метро станцияләренә, хәтта аэропортка да чыга.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: жюри шоуның театраль һәм музыкаль өлешләрен генә түгел, команда җанатарлары санын һәм бердәмлеген дә билгеләячәк. Кыш бабай үзенә теләсә нинди костюм сайлап кия ала. Иң мөһиме – программаның уникаль һәм үзенчәлекле булуы. Ике тел белү өстенлекле саналачак.

25-28 декабрьгә программалар һәм командаларның визит карточкалары moroz.kzn.ru сайтына халык тавыш бирүенә куела. Бәйгегә йомгак ясаганда, ә ул 29 декабрьдә шәһәр чыршы бәйрәме ачылышында булачак, алар исәпкә алына.

Матбугат конференциясе азагында “Халык Кыш бабае – 2017” бәйгесе җиңүчесе Кронид Сазонов барлык казанлыларга уңышлар теләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100