news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда халык артисты Илсөя Төхвәтуллинаның юбилей кичәсе узды

Аны актриса 30 ел буе хезмәт куйган Г.Камал театры сәхнәсендә үткәрделәр

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Кичә Казанның Г. Камал исемендәге академия театрында Татарстанның халык артисты Илсөя Төхвәтуллинаның 50 яшьлек юбилей кичәсе узды. Кичәдә ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, төрле тармак җитәкчеләре, артистның гаиләсе, туганнары һәм аны хөрмәт иткән тамашачы җыелган иде.

Юбилей кичәсенең беренче өлеше, гадәттәгечә, төрле елларда актриса уйнаган рольләрне сәхнәләштерүдән башланды. Әйтергә кирәк, беренче бүлек легендар “Зәңгәр шәл” спектакленең заманча варианты итеп корылган иде. Мәйсәрә – кичәнең төп бизәге булды.

Бәйрәм кичәсендә “Галиябану”, “Ричард III”, “Эзләдем, бәгърем, сине” спектакльләреннән һәм экранда “Зөләйха” фильмыннан өзек күрсәтелде.

Икенче пәрдәне Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннарның кечкенә кызлары, Казан дәүләт консерваториясенең беренче курс студенты Диләрә Төхвәтуллина ачып җибәрде. Шулай ук юбилярны котларга олы кызы Индира гаиләсе дә чыкты. Индира белән Диләрә әниләренә багышлап җыр җырлады.

Тантаналы өлештә ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясап, актрисаны юбилее белән котлады.

– Бүген иртән белешмәләр караганда, ничә спектакльдә уйнавыгызны санап утырдым, әмма очына чыга алмадым, – ди ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. – Бик күп. Алдагы көннәрдә дә матур итеп уйнарга, төп рольләрне башкарырга язсын Сезгә, – дип, татар сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Актрисаны матур бәйрәме белән котларга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры, К.Тинчурин, “Әкият” курчак театр коллективлары да килгән иде. Шулай ук Мәскәүдә бер труппада укыган, “щепкинчы” төркемдәшләре (Илдус Габдрахманов, Аманулла, Айрат Арсланов, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ринат Әюпов) дә котлады.

“Щепкинчы”лар үзләренең укытучылары белән дә элемтәгә кергәннәр. Илсөя Төхвәтуллинаны аудиоязма аркылы 100 яшьлек укытучысы да котлады.

“Мин бәхетле, Илсөяр, җаным, сине шушы матур бәйрәмең белән котлый алуыма, сине котлар өчен шушы яшемә җитә алуыма”, – дип сәламнәрен иреште ул. – Сез минекеләр, минем кызларым-улларым. Һәрберегез белән кызыксынып торам. Илсөя, синең гаиләң турында да беләм. Кечкенә кызың җырчы икән. Барыгызга да уңышлар”, – диде укытучы.

Бәйрәм азагында актрисаны хезмәттәшләре – Камал театры труппасы исеменнән, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев котлады.

“Син бүген бәхетле кеше. Чыннан да син – Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә, аның данлыклы труппасы белән, дөньядагы иң талантлы труппа белән каршы аласың бу юбилееңны. Һәм, минемчә, алда тагын да яхшырак булачак. Чөнки – Рамилең кайтты театрга”, – диде ул.

Актриса үзе якты дөньясына китергән әти-әнисенә, гаиләсенә, дус-туганнарына, республика җитәкчеләренә һәм театр коллективына зур рәхмәтләрен ирештерде.

Белешмә: Илсөя Төхвәтуллина 1967 елның 10 сентябрендә Апас районы Дәвеш авылында туа. 1988 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесының татар студиясен тәмамлый һәм Татар академия театрына кабул ителә.

Илсөя Төхвәтуллинага 2003 елда “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелә. 2016 елда, театрның 110 еллыгына багышланган чарада, Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100