Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Халев урамында чыккан янгын сүндерелгән
Янгынның гомуми мәйданы 700 квадрат метрдан артып киткән.
(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Казанда Халев урамында чыкан янгын сүндерелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Алдан агентлык Идел буе районындагы 15нче йортның бишенче катындагы фатирда янгын чыгуын хәбәр иткән иде.
Янгынның сүндерелүе турында 14 сәгать 8 минутта хәбәр килде. Янгынның гомуми мәйданы 700 квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгын сүндерү барышында МЧС хезмәткәрләре яна торган фатирдан баскыч ярдәмендә ир-атны чыгарган. Йорттан исә 75 кеше чыгарылган.
Хәзерге вакытта янгын сәбәпләре ачыклана. Янгында кешеләр зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз