news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Halal-market хәйрия ярминкәсендә мохтаҗлар өчен өс һәм аяк киемнәре җыелачак

Хәйрия ярминкәсе 18 ноябрьдә “Туган авылым” ресторан-күңел ачу комплексында иртәнге сәгать унбердән кичке сәгать бишкә кадәр бара.

 (Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казан Halal-market хәйрия ярминкәсендә “Зәкят” хәйрия фондына мөрәҗәгать иткән мохтаҗлар өчен өс һәм аяк киемнәре җыю оештырылачак. Ярминкәдә җыелган акча ярдәм кирәк булган кешеләргә тотылачак. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Хәйрия ярминкәсе 18 ноябрьдә “Туган авылым” ресторан-күңел ачу комплексында иртәнге сәгать унбердән кичке сәгать бишкә кадәр бара. Әлеге чарага бары тик хатын-кызлар һәм балалар гына чакырулы.

“Зәкят” хәйрия фонды ярминкәдә өйдә пешерелгән ризыклар һәм башка төрле тәм-том тәкъдим итәргә җыена. Шулай остаз мәктәпләре һәм интегратив медицина белән шөгыльләнүче табибларның чыгышлары көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot