Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда һәлак булган эшченең хатынына прокуратура тикшерүеннән соң компенсация түләделәр
Казанның Идел буе районы прокуратурасы «Идел киңлекләре» торак комплексы төзелешендә һәлак булган эшченең хатынының мөрәҗәгате буенча тикшерү уздырган. Ир-ат «ЖилДомСтрой» ҖЧҖ белән хезмәт килешүе нигезендә ташчы булып эшләгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә прокуратура судка мораль зыян китергән өчен компенсация түләтү турында дәгъва юллаган. Суд күзәтчелек ведомствосының таләпләрен канәгатьләндергән һәм эш бирүчене һәлак булган эшченең тол хатынына 2 миллион сум түләргә мәҗбүр иткән. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз