news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Һади Такташның «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе эшли башлады

Казанда Һади Такташның «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе эшли башлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Милли музее филиалы — Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Һади Такташ турында «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе эшли башлады.

Татар китабы йортының яңа күргәзмәсе Һади Такташның мемориаль әйберләре коллекциясенә һәм шәхси архивына нигезләнә. Такташка багышланган тупланма Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана. Хәзерге вакытта Милли музей фондларында Такташ архивының шактый зур өлеше җыелган.

«Гасырлар һәм минутлар» — Такташның Ленинга багышлап язылган поэмасы. Ул 1924 елда, төгәл 100 ел элек дөнья күрә. Күргәзмәнең тематикасы поэма тарихы белән генә чикләнми. Биредә Такташның кулъязмалары, хатлары һәм документлары, кайбер шәхси әйберләре күрсәтелә. Шулай ук аз билгеле фотосурәтләр, китаплар һәм башка материаллары урын алган.

«Һади Такташның әти-әнисенең фотолары, әнисенең шигырьләр белән язган хатлары тәкъдим ителә. Әнисе үз куллары белән бәйләгән челтәрне күреп була. Һади Такташның улы Рафаэльның рәсеме - кыйммәтле экспонатларның берсе. Ул әтисенең туган авылындагы йорты нигезен ясаган. Һади Такташның шәхси әйберләреннән портфеле, баш киемнәре, китаплары, кулъязмалары бар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова.

Аның әйтүенчә, коллекция озак еллар туплана. «Бу музейның башлангычы - Милли музейда әдәбият бүлеге дип аталган чорларда ук коллекция җыя башлыйлар. Музейның беренче фәнни концепциясендә Тукай, Такташ турында бүлекләр булырга тиеш дип, билгеләнеп куелган була. Әлбәттә, иң зур өлешен 1970 елларда Такташның улы - Аван тапшырган була», - диде ул.

Экспонатлар арасында Һади Такташның төрле билгеле шәхесләр (Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим һ.б.) белән бергә төшкән фотоларын да күрергә мөмкин. «Типографиядә басылган Һади Такташның шигырьләр дәфтәре бар. Ул 1925 елда басылган, анда Такташның үз куллары белән язган шигырьләре бар. Иҗатында төп этабының берсе - Казанда басылып чыккан «Җир уллары» дигән беренче китабы да тәкъдим ителә», - диде Гөлназ Җиһангирова.

Документлар арасында нәшрият хезмәткәре дигән таныклыкта Һади Такташның белгечлеге «журналист» дип күрсәтелә. Такташның Әдәби фонд әгъзасы билетында тәхәллүсе итеп латин хәрефләре белән «Мокамай» дигән язу бар. Музыкага бәйле өлештә «Урман кызы» әсәренең 1935 елда татарча латин графикасында басылып чыккан нота партитурасы урнаштырылган.

Күргәзмәне карарга килүчеләр Һади Такташның «Шигырьләрне ничек бүләләр?» дигән мәкаләсенең кулъязмасын күрә ала. «Шунысы кызык - ул кулъязмада Такташ кызыл төстә кара белән төзәтмәләрен күрәбез. Шулай ук Һади Такташ яшәгән чордагы Казан шәһәре картасын һәм Һади Такташ булган урыннарның фотоларын урнаштырдык», - диде өлкән фәнни хезмәткәр.

Белгеч Татарстан Милли музей фондларында Һади Такташның язу өстәле, креслосы, бюсты, язу әсбаплары, документлар, фоторәсемнәре сакланганлыгын әйтте. «Күргәзмә ачылышында Такташевлар гаиләсенә туган булган, КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова чыгыш ясады, ул безгә Һади Такташның Галимҗан Нигъмәтигә бүләк иткән фотосын безгә бүләк итеп тапшырды. Фәнни яктан бу материаллар өйрәнелгән, әмма әле дә сораулар бар. Кызыксынган кешеләргә алга таба да өйрәнергә, ачышлар ясарга була», - диде ул.

  • Күргәзмә 6 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр эшли. Шулай ук Казанда Һади Такташ белән бәйле урыннар буенча җәяүле экскурсия үткәреләчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100