Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Һади Атласи урамындагы тарихи йорт янган
Казанда Һади Атласи урамындагы 2нче номерлы агач йорт янган. Бина тарихи кыйммәтле шәһәр формалаштыручы объект статусына ия иде. Янгын турында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова телеграм-каналында хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, янган йорт урам башында торган һәм сырлы элементлары күп булу белән аерылып торган. Соңгы елларда бу урамдагы йортларны шәхси девелоперлар юк итеп бетерде, ә биналарның бер өлеше инде яңадан төзелде яки яңа торак комплексларына кертелде.
Балтусова билгеләп үткәнчә, Һәйкәлләрне саклау җәмгыяте язын ук йорт хуҗасы белән бинаның язмышы турында сөйләшергә тырышкан булган, әмма проект төзелеш комиссиясенә тәкъдим ителмәгән.
Җирле халык йортка ут төрткәннәр, дип саный, дип хәбәр иткән янгын урынына килгән Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте вәкилләре.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә «Татар-информ»га янгын фактын расладылар. Ведомство мәгълүматлары нигезендә, янгын эксплуатацияләнми торган ике катлы бинада булган. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз