news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хәзерге вакытта 22566 гаилә фатирга чират тора

Казан шәһәре Думасының 41 нче сессиясендә торак программаларының үтәлеше каралды

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасының 41 нче сессиясендә депутатлар карамагына 16 мәсьәлә чыгарылган иде. Шулардан иң мөһимнәренең берсе – торак программаларының үтәлеше.

Шәһәр Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Абдулхаков китергән мәгълүматлар буенча, Казанда хәзерге вакытта 22566 гаилә фатирга чират тора. Алар арасында 572е – Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше, 589ы – андый категориягә тәңгәлләштерелгән, 1717се - ишле гаилә (шуларның 89ында 5 һәм аннан күбрәк бала үсә), 558 граждан хәрби хезмәттән азат ителгән, 128е Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен юк итүдә катнашкан һ.б. Болардан тыш, торак белән чиратсыз тәэмин ителергә тиешле гаиләләр дә бар. Мәсәлән, янгында тораксыз калучылар, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм балалар, хроник авырулардан интегүче гражданнар.

 Казанлыларга, тораклы булу өчен, гамәлдә булган түбәндәге программалар кагыла: «Федераль законнар белән билгеләнгән гражданнар категориясен торак белән тәэмин итү буенча дәүләт йөкләмәләрен үтәү», «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», 2002-2010 елларга каралган «Торак» федераль программалар; республикада социаль ипотека, 2007-2027 еллар каралган «Шәһәр халкына - торак» муниципаль программалар. Казанда, моннан кала, тору өчен яраксыз дип табылган 259 тузган торакта гомер итүче 2425 гаилә проблемасы бар һәм, шуны хәл итү максатында, 2008-2015 елларга каралган «Казанда яшәү өчен яраксыз дип танылган торак фондыннан гражданнарны күчерү» программасы гамәлдә. Шушы программалар үтәлеше нәтиҗәсендә, казанлылардан 2714 гаилә үзләренең торак хәлләрен яхшырткан. Депутатлар шулай ук социаль ипотека буенча 2257 гаиләнең торак мәсьәләсен хәл итүен дә уңай нәтиҗә буларак бәяләп үттеләр.

 Соңгы елларда телдән төшмәгән «алданган өлешчеләр» проблемасы да бу сессиядә янә кузгатылды. Казанда төзелеш эшләре ярым-ярты юлда калган өлешеннән торак төзүчеләрнең 75 йортыннан 38е, ниһаять, уңай хәл ителгән, әмма калганнары буенча әле проблема шул килеш тора.

 Депутатлар торак программаларының барышын канәгатьләнерлек дип таптылар һәм шушы программаларның 2009 елда гамәлгә ашырылышын тулысынча тәэмин итәр, өлешеннән күп катлы торак һ.б. башка күчемсез объектларны төзү өлкәсендә контрольны көчәйтер, торакка мохтаҗ буларак исәптә торган гражданнарга социаль найм килешүе буенча торак бирүне финанслау мөмкинлеге табуны карау өчен тавыш бирделәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot