news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәйрия концертыннан җыелган акчалар беренче тапкыр "Зәкят" фондына күчерелә

Ярдәмгә мохтаҗлар исемлегендә 60 бала чиратта тора.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Кичә Казанның "Ак Барс" Яшьләр үзәгендә хәйрия концерты узды. Концерттан җыелган акчалар беренче тапкыр "Зәкят" хәйрия фондына күчәчәк. Өч сәгатькә сузылган концертта эстрадага яңа аяк басып килүче һәм танылган җырчылар катнашты.

"Әлеге концерттан җыелган акчалар беренче тапкыр безнең фондка күчәчәк",- диде "Татар-информ" хәбәрчесенә "Зәкят" фонды координаторы Алсу Җәббарова. – Концертны оештыручылар безгә үзләре мөрәҗәгать итте. Барлык җыелган акчалар дәвалануга мохтаҗ балаларга юнәлдерелә. Ярдәмгә мохтаҗлар исемлегендә 60 бала чиратта тора. Күпме кеше килер һәм күпме акча җыелыр, анысын белмибез. Әмма беренче чиратта акча Динә һәм Асим Кашаповлар дәвалануын түләр өчен күчәчәк”, – диде Алсу Җәббарова.

Бертуган Кашаповларның икесе дә Даун синдромына дучар булган. Хәйриячеләр ярдәме белән алар файдасына 40 мең сум тирәсе акча җыелган. Динә һәм Асим күп балалы мөселман гаиләсендә тәрбияләнә. Сабыйларга дәвалану өчен 120 мең сум акча кирәк.

“Без үзәктәге ДЦП, Даун һәм аутизм синдромлы 58 баланың дәвалануын түләдек”, - диде "Зәкят" фонды координаторы.

Хәйрия концертына билет бәясе 200-400 сумнан сатылган. Шактый арзан булса да, 543 урынлы "Ак Барс" Яшьләр үзәге, кызганычка, тулы түгел иде. Эстрада артистларын әлеге игелекле чарага җәлеп итү Илүзә Сәлимова өстендә. Аны без берничә ел рәттән Хәйрия концертлары уздыручы буларак беләбез.

“Зәкят" фонды белән икенче тапкыр эшлим. Узган җәйдә Горки-Әмәт урман-паркында әлеге фонд балалары һәм татар эстрадасы җырчылары катнашында зур фестиваль уздырдык”, – ди Илүзә.

Ул шулай ук әлеге концертка артистларның теләп килүләрен әйтте. Катнашучылар арасында танылып килүче йолдызлар белән бергә Айгөл Рәхимова, Мөнир Рахмаев, Илназ Гарипов, Сөмбел Билалова, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем бар иде.

Әлеге фондта торучы Тимур Фазлыевның чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Дилә Нигъмәтуллина репертуарыннан “Ә мин һаман яшим әле кеше булып кына” җырын ул бер тында, чын профессионалларча башкарды. "Зәкят" фонды аңа рация-сәгать бүләк итте. Хәзер ул аның ярдәмендә әнисе белән теләсә кайчан, теләсә кайсы вакытта элемтәдә була ала. Тимурга күптән хыялланган бүләген "Зәкят" фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин тапшырды. Фонд концертта катнашкан һәр җырчыга Рәхмәт хатлары да әзерләгән иде.

"Зәкят" хәйрия фонды оешканга быел 20 ел тула. Фонд каршында үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен махсус клуб оешкан. Балалар әкият яки музыка терапиясе, төрле мастер-классларда булганда, аларның әниләре шулай ук төрле курслар үтә, фитнес белән шөгыльләнә. Әлеге клубка йөрү бушлай. Фонд эшчәнлеген РФ Президенты гранты нигезендә гамәлгә ашыра.

Моннан тыш, "Зәкят" фонды һәр атнаның өч көнендә – сишәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә Казанның Борһан Шаһиди урамы, 17 йорт адресы буенча (Колхоз базары тирәсе) мохтаҗларны ашата. "Зәкят" хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин әйтүенчә, мохтаҗлар арасында бер тәгам ризык капмыйча, атнасына ике тапкыр гына ашаучылар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100