news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәйрия базарында Караденизның формасы һәм автографлы тубы 100 меңгә сатылган

Барлык кергән акчалар Татарстандагы балалар йортларына ярдәм итүгә китәчәк.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында хәйрия ярминкәсе үтте, анда Россиядә эшләүче төрек компанияләре продукциясе тәкъдим ителде. Төрек базары ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе белән берлектә оештырылды.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дельмачның җәмәгате Анна Дельмач һәм башка рәсми затлар ярминкә кунаклары булды.

Үз чыгышында Анна Дельмач төрек базарының Казанда беренче тапкыр оештырылуын һәм күркәм гадәткә әйләнеп, ел саен узарга мөмкин булуын әйтеп китте.

“Бүген биредә төрек җитештерүчеләре үз товарларын түләүсез бирделәр. Барлык җыелган акчалар Дәрвишләр бистәсендәге акыл ягыннан зәгыйфь балалар йортына һәм Казандагы 1нче мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбенә тапшырыла», – дип билгеләп үтте ул.

“Мәскәүдә әлеге ярминкәне уздыру инде күптән традициягә кергән. Казанда да шулай буласына ышанабыз. Биредә сатып алган әйберләрдән кергән акча ярдәм кирәк булган балаларга тотыла. Без хатын-кыз депутатлар өчен әлеге акция бик мөһим. Киләсе атнада без республикада узучы кызыклы һәм позитив социаль-гуманитар проектларыбызның презентациясен тәкъдим итәчәкбез. Анда әлеге ярминкә нәтиҗәләе буенча да фикерләшәчәкбез. Һәрберебез катнашканда гына эш уңышлы чыга”, дип әйтте үз чыгышында Татьяна Ларионова.

Ярминкәдә савыт-саба, кием-салым, бизәнү әйберләре, төрек кәһвасы , тәм-томнар алырга мөмкинлек булды.

Шулай ук бүген биредә «Төрек авиалинияләре» авиакомпаниясе билетлары, бүләк самолет макетлары, төрек кафесына карталар, күн галантерея кибетләренә ташламалы купоннар, «Рубин» футболчысы Гекдениз Караденизның автографлы формасы һәм тубы уйнатылды.

Төрек эшмәкәрләренең берсе футболчы формасын 100 мең сумга сатып алды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100