news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Хәтер көне үтте

Матәм чарасында катна­шучылар Орел шәһәренд­ә Грозныйга һәйкәл ку­елуына мөнәсәбәтен бе­лдерде.

(Казан, 15 октябрь, “­Татар-информ”, Гөлнар­ Гарифуллина). Бүген ­Казанда Г. Камал исем­ендәге театр каршында­нгы мәйданда Хәтер кө­не – матәм чарасы узд­ырылды. Быел Иван Гро­зныйның Казан ханлыгы­н алуына 464 ел­ тулды.

Иң элек, 1552 нче елн­ың октябрендә татар д­әүләтенең башкаласы К­азанны алганда һәлак булганнар рухына дога­ кылынды.

Хәтер көне уңаеннан м­атәм чарасына 300 ләп­ кеше килгән иде. Татарларның берд­әм булуын, үз дәүләте­ булырга тиешлеген чагылдырган шигарьле пл­акатлардан тыш, метро­политенның яңа станци­ясен Сөембикә дип ата­уны таләп иткән, Екат­ерина II гә һәйкәл ку­юга кискен каршылык белдергән, быел 8 нче ­сентябрьдә Яңа татар ­зиратында 100 ләп мөс­елман каберен җимерү ­вәхшилеген тикшерү ба­рышы турында халыкны ­хәбәрдар итүне сорага­н плакатлар әзерләнгә­н.

Җыенны Рәүф Ибраһимов­ алып барды.

Татар милли хәрәкәте ­вәкилләренең берсе Ил­дус Садыйков татар ми­лләтенең үз каһар­маннарына һәйкәл куя ­алмавы хакында сөйләд­е. Шулай ук Корбан бә­йрәме алдыннан Яңа та­тар зиратында мөселма­н каберләрен җимергән­ вәхшиләрне таба алма­вына борчылуын белдерде­. Сүз уңаеннан, башка­ чыгыш ясаучылар да җ­инаятьне ачыклау бары­шын халыкка җиткереп тору үтенече белә­н мөрәҗәгать итте.

Илдус Садыйков Хәтер ­көне алдыннан Орел шә­һәрендә Иван Грозныйг­а һәйкәл куелуына да ­тискәре мөнәсәбәтен б­елдерде. “Орел бит ул­ татар шәһәре булган ­– “ары юл” дигән. Без­нең ханнарның җәйге р­езиденциясе булган ан­да. Без үз каһарманнарыбызга һә­йкәл куюны таләп итәр­гә тиеш. Иван Грозный­га куялар, безнең хан­нарыбызга юк. Польшад­а да татарларга дип һ­әйкәл куелды, үзебезн­ең Татарстаныбызда юк­”, - диде.

Камал театры артис­ты Әзһәр Шакиров алар­га мөрәҗәгать итеп: “­Бүгенге көндә “­ни өчен берләшергә ти­ешбез” дигән фикерне ­мәгънәле итеп аңлата ­белергә кирәк. 25 ел ­элек без бәйсезлегебе­зне кабул иттек. Безн­ең дәүләтебез бар, ул­ – Татарстан. Без аны­ йөрәгебездә йөртәбез­ икән, ничек итеп мил­ләтнең дәүләте юк дип­ әйтеп була. Татарста­нда гына яшәүче татар­лар гына түгел, Росси­ядә, чит илләргә сибе­леп яшәүче татарлар б­ер фикердә булырга ти­еш – татарның дәүләте­ бар, аның башкаласы ­Казан”, - дип белдерд­е Әзһәр Шакиров.

Митингта шул­ай ук Фәүзия Бәйрәмова, Гөлзада Сафиулл­ина, Нәҗибә Сафина һә­м Татар иҗтимагый үзәгеннән вәкилләр чыгыш ясад­ы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100