Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Хәтер көне” чаралары 11 октябрьдә иртәнге унда Ирек мәйданында башлана
1552 елда Казанны саклап калуда һәлак булучыларны искә алуга багышланган чара иртәнге сәгать унда башкаланың Ирек мәйданында башлана. Анда татар зыялылары, атаклы галимнәр, дин әһелләре, яшь буын
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Быел Казанда “Хәтер көне” 11 октябрьдә узачак. Җыенны Бөтендөнья татар яшьләре Форумы, «Мәгариф» ассоциациясе, М.Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге, Татарстан Республикасы хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы һәм “Азатлык” яшьләр оешмалары оештыра.
1552 елда Казанны саклап калуда һәлак булучыларны искә алуга багышланган чара иртәнге сәгать унда башкаланың Ирек мәйданында башлана. Анда татар зыялылары, атаклы галимнәр, дин әһелләре, яшь буын вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, матәм чарасында катнашучылар башка еллардагы кебек үк бер маршрут буенча барачак. Көндезге беренче яртыда Сөембикә манарасы янындагы ханнар кабере тирәсендә һәлак булучылар рухына дога кылганнан соң, Хәтер көненә чыгучыларның бер өлеше Кол Шәриф мәчетенә, тагын бер өлеше зиратка барып, азатлык өчен көрәштә ятып калганнарны искә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз