news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәрбиләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган “кайнар линия” уза

Гражданнарның сорауларына ТР Хәрби комиссариаты вәкилләре һәм “Казанның район фатир–эксплуатация часте” коммуналь–эксплуатация идарәсе белгечләре җавап бирәчәк

(Казан, 16 февраль, “Татар–информ”). 18 февральдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең Татарстан Республикасы буенча Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 31/7 йорт) хәрби хезмәткәрләргә торак бирү, хәрби хезмәткәрләрне һәм аларның гаиләләрен социаль тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган “кайнар линия” уза.
Гражданнарның сорауларына ТР Хәрби комиссариаты вәкилләре һәм “Казанның район фатир–эксплуатация часте” коммуналь–эксплуатация идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Шалтыратулар (843) 292–93–34 телефоны буенча 10.00–13.00 сәгатьләрдә кабул ителә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100