news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәрбиләрне Әфганстаннан чыгаруның 26 еллыгына багышланган митинг булды

Дистә елга якын дәвам иткән сугышка 10 меңләп татарстанлы чакырылганлыгы билгеле

 (Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Юлия Ревина). Кичә Казанда Әфганстанда моннан 26 ел элек булган вакыйгаларны искә алдылар. 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгарылды. Интернационалист хәрбиләргә куелган һәйкәл янында, традиция буенча, искә алу чарасы булды. Митингка хәрби бәрелешләрдә катнашучылар, аларның гаиләләре, сугышта һәлак булучыларның гаилә әгъзалары, шәһәрнең башкарма комитет һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, шулай ук кадет сыйныфлары курсантлары һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.

“Бүген без үзебез өчен бәхәсле сугышта һәлак булган дусларыбызны искә алабыз. Ул вакыйгаларга без бәя бирә алмыйбыз, чөнки сүз меңәрләгән кешенең язмышы хакында бара. Ватаныбыздан читтә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән хәрбиләргә тирән хөрмәт белән карарга кирәк. Бүген исә без һәлак булган сугышчылар һәм аларның якыннары каршында баш ияргә җыелдык”, - диде Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова.

Казан хәрби югары команда училищесы җитәкчесе Владимир Майстренко 1989 елның 15 февралендә Әфганстан чикләре аша соңгы солдат чыгуын искә алды. “Моннан 26 ел элек Әфганстан җирләрендә безнең якыннарыбыз, туганнарыбыз һәм дусларыбызның каны коелу туктатылды. Әфганстанның авыр шартларында 9 елдан артык хезмәт итү — үзе үк авыр хезмәт. Бу көн безнең халыкның хәтерендә гомерлеккә калачак, ә Афганстан исә тарихка мәңгегә уелачак”, - диде Владимир Майстренко.

Әфганчылар өчен 15 февраль үзләренең хәрби иптәшләре белән очрашу, чит җирләрдә ятып калучыларны, яки соңрак Ватангаа кайтып, сугыштагы яраларыннан вафат булучыларны искә алу көне булып кала. Хәрби хәрәкәтләрнең коточкыч вакыйгаларын авиация подполковнигы Тимур Ибраһимов искә ала. 1979-1980 елларда ул Алма-Атада хезмәт иткән, аннан Әфганстанга очышлар ясагын, шуннан соң Ташкентның Урта Азия хәрби округында хезмәт итүен дәвам иткән. Аның исәбендә 74 хәрби очыш бар.

“Ул еллар безне берләштерде. Үзең үлсәң дә, иптәшеңә ярдәм ит дигән кагыйдә бар иде. Миңа яралыларны ташырга туры килде. Кайчагында табиблар ярдәмгә килеп җитәргә өлгермәгән очракларны үзем күрдем, солдат үлә, күздән яшьләр ага, ә син аңа ничек ярдәм итәргә дә белмисең”, - дип искә ала ул. Аның сүзләренчә, авыр елларда аларга дин ярдәмгә килгән.

Искәртеп үтәбез: Әфганстан территориясендә дистә елга сузылган сугышта Татарстаннан 9 мең 750 кеше катнашкан, шуларның 2 меңнән артыгы − казанлылар. Татарстанлыларның 261е сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган, сугыштан соң яралардан һәм психикасы бозылудан үлүчеләр саны исә − 231. Яраланучы солдатлар һәм офицерлар саны 546, ә инвлид булып калучылар − 311. Татарстанлыларның 2 мең 221е орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

“Хәрби туганлык” Татарстан Республикасы ветераннар оешмасы Советы бүлеге рәисе урынбасары Владимир Логачев сүзләренчә, Татарстанда 8 меңгә якын әфганчы бар. Гражданлык тормышында 36 ел эчендә 1,7 меңе вафат булган. Логачев, шулай ук, әфганчылар үзләренең хәрби дусларының каберләренә барачагын да хәбәр итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100