news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Хәния Фәрхи исемендәге урам булачак

Җырчының исемен Казанның яңа урамнарына исем биргәндә куллану өчен топонимика буенча комиссия мәгълүматлары банкына керткәннәр.

Казанда Хәния Фәрхи исемендәге урам булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан урамнарының берсен җырчы Хәния Фәрхи исеме белән атаячаклар. Бу хакта социаль челтәрдә җырчы истәлеге төркеме администраторлары белдерде.

Алар Казан мэриясенә шәһәр урамнарының берсен җырчы хөрмәтенә атау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәннәр һәм уңай җавап алынган. Шулай итеп, җырчының исемен Казанның яңа урамнарына исем биргәндә куллану өчен топонимика буенча комиссия мәгълүматлары банкына  керткәннәр.

“Һичшиксез, Хәния Фәрхи халык җырчысы, аның кабатланмас тавышы бөтен ил буенча меңләгән тамашачыларны әсир иткән, ул популяр һәм мәхәббәт казанган шәхес. Аның күпьеллык эшчәнлеге Татарстан Республикасында исемен мәңгеләштерүгә лаеклы”, – дип җавап килгән мэриядән.

Искәртеп үтик, җырчы 27 июльдә 57 яшендә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100