news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Хәмдүнә Тимергалиева җырлаячак

8 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында күренекле татар җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның 60 яшьлек юбилее концерты узачак

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 8 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында күренекле татар җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиеваның 60 яшьлек юбилее концерты узачак. Бу турыда филармониядә узган матбугат очрашуында филармония директоры Кадыйм Нуруллин хәбәр итте.
Очрашуда катнашкан Хәмдүнә Тимергалиева концертның үзенчәлеге турында сөйләде. Концертта артистканы Татарстаннан гына түгел, туган ягы Башкортстан якларыннан да артистлар котларга киләчәк. «Музыка кичәсе дүрт сәгатькә сузылыр дип уйлыйм. Тамашачыга җырларны татар эстрадасының танылган йолдызлары – Рафаэль Ильясов, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Мирсәет Сөнгатуллин, Рәсим Низамов, Илһам Шәриф һәм башкалар бүләк итәчәк. Бүгенге эстрадада чыгыш ясаучы җырчыларның күбесендә тавыш юк дип әйтер идем. Минем концертымда тавышы булган җырчылар гына катнаша. Тамашада классик, эстрада, халык җырлары яңгырачак”, - дип белдерде җырчы. Шуны да әйтергә кирәк: тамашада Хәмдүнә Тимергалиева үзе язган “Язмыш” җырын да башкарачак.
«Мин тамашачыга сирәк күренергә тырышам. Җырчыны халык сагынып торырга тиеш, дип саныйм. Мин гомер буе бөек җырчылар, яхшы музыкантлар белән аралаштым. Укытучым, остазым Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров иде. Гомерем заяга узмавына сөенәм”, - диде җырчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100