news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар

Хәмдүнә Тимергалиева Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнәчәк.

Казанда Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу мәрасиме узды. Тантанада җырчының иҗатташ дуслары, тамашачысы һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

«Кичә республика күләмендә татар дөньясында зур авыр хәбәр алдык. Хәмдүнә апа Тимергалиева вафат булды. Шушы хәбәр дөрес булганын ишеткәч, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып: „Бу — татар халкы өчен зур югалту“, — дип үз фикерен әйтте һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Чыннан да, Хәмдүнә апаның вакытсыз китүе — зур югалту», — дип сөйләде Милли Шура рәисе.

Шулай ук Васил Шәйхразиев сүзләренчә, Хәмдүнә апа өчен иң зур байлык тамашачысы булган. «Ул: „Башымны ия-ия, иң зур рәхмәтемне тамашачыма белдерәм, чөнки беренче көннән алып ул мине хуплады. Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз“, — дип әйтә иде. Бу сүзләр аның йөрәгеннән чыккан», — диде Васил Шәйхразиев.

Хәмдүнә Тимергалиева Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнәчәк.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100