news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Хәлимә" фильмы тәкъдим ителде

Татарстанда "Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы" проекты старт алды.

Казанда "Хәлимә" фильмы тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” проекты яшь режиссерның дебюты булган “Хәлимә” фильмы белән башланып китте.

Юлия Захарованың “Хәлимә” фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең “Милли кино” программасына кертелгән иде. Фильмның премьерасы да кинофестиваль кысаларында үтте. Дебют фильмы Кино тәнкыйтьчеләренең махсус премиясенә лаек булды.

Бүген “Мир” кинотеатрында кинокартина беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде һәм тулы залда күрсәтелде. 54 минутлык фильмнан соң төшерү төркеме белән очрашу оештырылган иде.

“Татаркино” оешмасының матбугат сәркатибе Регина Шиһабетдинова фильмны төшерү төркеме белән очрашуга билетларның сатылып беткән булуын әйтте.

“Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” проектын ачып җибәргәндә “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова проектның бөтен республиканы үз эченә алуын, аның 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәген һәм фестивальнең иң уңышлы эшләре күрсәтеләчәген әйтте. Бүгенге фильмны тәкъдим итеп, аның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән Сценарийлар бәйгесендә җиңеп чыкканын һәм министрлык ярдәме белән төшерелгәнен ассызыклап үтте.

Фильмның сюжеты буенча, ислам кануннары буенча яшәүче кыз бала элиталы мәктәпкә укырга килә һәм сыйныфташларының аны кире кагулары белән очраша.

Фильмда төп рольләрне Хәдичә Юнысова, Камил Юсипов һәм Ренат Тукбаевлар уйный. Фильмның продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Ул фильмда эпизодик рольдә уйный.

Оештыручылар иртәгә фильмның Татарстан районнары буйлап чыгып китәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100