news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Хәлил Мәхмүтовка багышланган юбилей кичәсе узачак

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовка 70 яшь тууына багышланган юбилей кичәсе узачак

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовка 70 яшь тууына багышланган юбилей кичәсе узачак.
Хәлил Мәхмүтов 1966 елда Татар дәүләт республика күчмә театрында иҗат итә башлый. Республикабызның танылган режиссерлары – Равил Тумашев, Марсель Сәлимҗанов, Празат Исәнбәт, Рәшид Заһидуллин белән бергә эшләве аның иҗади таланты ачылуына зур этәргеч ясый. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар халкына хезмәт итү елларында ул 100гә якын образ тудыра.
Артистка багышланган юбилей кичәсендә Кәрим Тинчурин әсәре буенча режиссер Рәшид Заһидуллин куйган “Сакла, шартламасын” спектакле тәкъдим ителәчәк. Анда баш рольләрне Алмаз Фәтхуллин, Айгөл Әхмәтова, Рөстәм Гайзуллин, Харис Хөснетдинов, Ирек Хафизов уйныйлар. Хәлил Мәхмүтовны юбилее белән ТР Мәдәният министрлыгыннан вәкилләр, туган Мамадыш ягыннан туганнары, дуслары котларга киләчәк, дип хәбәр иттеләр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100