news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хәләл туклану оештырылган мәктәпләр исемлеген киңәйтү турында фикер алыштылар

"Хәләл" стандарты буенча комитеты рәисе Ирек Җиһаншин Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина белән очрашты.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Казанда хәләл туклану белән тәэмин ителгән мәктәпләр һәм балалар бакчалары исемлеген киңәйтү,  файдаланыла торган итне тулысынча хәләл стандартларына күчерү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты буенча комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина белән очрашты.

"Очрашуда Казанда хәләл туклану белән тәэмин ителгән мәктәп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре исемлеген киңәйтү, алар өчен файдаланыла торган итне тулысынча хәләл стандартларына күчерү мөмкинлеге турында фикер алыштылар", диелгән әлеге хәбәрдә.

Департаментны хәләл продукция белән тәэмин итүчеләрне билгеләү һәм авиакомпанияләр өчен бортта тәкъдим ителә торган азык-төлекнең сыйфатын арттыру мәсьәләләре дә каралган.

Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм Рима Мөхәммәтшина комитет һәм департаментның киләчәк хезмәттәшлек юллары турында да сөйләшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot