Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда хәләл индустриянең RUSSIAHALALEXPO халыкара күргәзмәсе узачак
Чара 18-20 май көннәрендә "Корстон"» сәүдә-күңел ачу комплексы янында махсус чатырда үтәчәк.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). 2017 елның 18-20 май көннәрендә Казанда "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX Халыкара икътисадый саммит кысаларында хәләл индустриянең RUSSIAHALALEXPO халыкара күргәзмәсе булачак.
Күргәзмәне Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте, "Халәл" стандарт комитеты, республиканың инвестиция үсеше агентлыгы оештыра. Чара Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
RUSSIAHALALEXPO "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексы янында махсус чатырда узачак. Күргәзмәдә Росиия һәм Татарстан, шулай ук якын һәм ерак чит ил җитештерүчеләре үз хәләл продукциясен тәкъдим итәчәк.
Чараның төп максаты – илдәге хәләл продукция җитештерүчеләрен һәм хезмәт күрсәтүне алга җибәрү, продукциянең чит илгә чыгару мөмкинлеген үстерү, хәләл секторына инвестицияләр җәлеп итү, Россия икътисадында сыйфатлы продукция өлешен арттыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз