news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хөкем ителгән затларны эшкә урнаштырып, алар өчен тулай торак төзергә уйлыйлар

Башкалада җинаять кылган өчен җәзасын үтәгәннән соң иреккә чыккач, яңадан җинаять юлына аяк басучылар 47 процент тәшкил итә.

Казанда хөкем ителгән затларны эшкә урнаштырып, алар өчен тулай торак төзергә уйлыйлар
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма хөкем ителгән затларны вакытыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыгарырга түгел, ә төзәтү эшләренә җәлеп итү инициативасы белән чыкты. Хөкүмәткә шушы тәкъдимен оешманың генераль директоры Азат Гайнетдинов Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы экспертлар советының киңәйтелгән утырышы кысаларында белдерде. Казанның “Корстон” комплексында узган утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Азат Гайнетдинов әйтүенчә, Казанда үз җәзаларын үтәп, рәшәткә артыннан иреккә чыккан кешеләрнең 47 проценты янә җинаять юлына баса. Шулай да, аның сүзләренә караганда, республика күләмендә караганда, бу 18 процентка кимрәк: Татарстанда хөкем ителгән затларның 65 проценты яңадан җинаять кыла. Азат Гайнетдинов Казанда күрсәткечнең түбәнрәк булуын башкалада эш урыннары табу җиңелрәк булу белән аңлата. “Районнарда, кызганычка каршы, бүгенге көндә эш мәсьәләсендә бик авыр. Татарстан Иҗтимагый палатасында, муниципаль берәмлекләрдә социаль юнәлештә эшләүче җитәкчеләрне җыеп, шушы тема буенча түгәрәк өстәл уздырмакчы булабыз. Йә февральдә, йә мартта үтәчәк”, – дип белдерде ул.

“Хөкем ителгәннәрне ишегалды себерүче итеп эшкә алган очракта да, аларның хезмәт хакы түбән, ул акчага нәрсә эшләп булсын. Шуңа күрә, без хәзер Хөкүмәткә шундый тәкъдим ясадык: кешеләрне вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итү түгел, ә төзәтү эшләренә җәлеп итү. Кеше төрмәдә утырганчы, эшләсен. Хөкүмәт бит төрмәдәге бер тоткынга аена уртача 30 мең сум акча бүлеп бирә, ә төзәтү эшләренә чыга икән, Хөкүмәткә 5 проценттан алып 20 процентка кадәр салымын да түләячәк. Шулай ук, үзе зыян китергән кешеләргә матди зыянны да кайтара. Аннан соң үзе дә акрынлап тернәкләнү үтә. Ягъни, җәмгыятькә чыкканда, әзерлекле булып чыга”, – дип белдерде Азат Гайнетдинов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Аның сүзләренә караганда, Лаеш районы Хәерби авылында эшләүче элекке тоткыннар өчен 13 урынлык тулай торак бар, тик ул инде тулы. “Бүген Премьер-министр белән сөйләштек, тәкъдимнәребезне җиткердек, безгә бу юнәлештә шулай ук идеяләр бирделәр. Хәзер менә уйлыйбыз. Әгәр дә безгә Хөкүмәт ярдәм итсә, Казанда тулай торак төзи алсак, Казанда яңадан җинаять кылучылар санын 47 проценттан 20 процентка калдырырбыз дип өметләнәбез”, – диде Азат Гайнетдинов.

“Безнең халыкта кеше җинаять кылды икән, ул инде кеше түгел, дип уйлау бар. Хөкем ителгән затларга да эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Бүген Россия тоткыннарны яшәтүгә 265 млрд. сум акча бүлеп бирә. Бу бик зур сумма. Кешегә җинаять кылган дип кенә карарга кирәкми. Безнең сораштырулардан күренгәнчә, җинаятьчеләрнең 95 проценты җинаятьне аракы эчкән хәлдә кылган. Кеше айный да, кичә нәрсә башкарганы исендә түгел. Туганнан бирле һаман җинаять турында гына уйласа, бер хәл, ә төрмәдә бит андыйлар гына утырмый”, – дип белдерде Азат Гайнетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100