news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасы булды

Гадәт буенча, мәртәбәле кунаклар кызыл келәм буйлап узды

 (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген «Пирамида» комплексында Х Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.

 Иң элек, гадәт буенча, фестивальнең мәртәбәле кунаклары кызыл келәм буйлап узды. Быелгы фестивальдә Голландия режиссеры Йос Стеллинг, Россия актрисасы һәм режиссер Вера Глаголева, кино белгече һәм алып баручы Александр Гордон, режиссерлардан Алла Сурикова, Константин Лопушанский, Егор Кончаловский, актер Борис Щербаков, Наталья Аринбасарова һәм кино өлкәсендә танылган бик күп кешеләр катнашуы көтелә.

Фестиваль-форумның ачу тантанасын Борис Щербаков һәм актриса Резеда Сәлахова алып барды. "Минем өчен бу фестивальне алып бару бик зур дәрәҗә", - диде Борис Щербаков тантаналы кичәне башлап. Ачылыш тантанасының башында, иң элек, узган фестивальләрнең "көндәлеген" күрсәтелеп, алдагы елларда Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашучылар һәм фильмнарны искә төшерелде. Шуннан соң сәхнәгә фестивальдә катнашучы илләрнең әләмнәре чыгарылды. Былгы мөселман киносы фестивалендә Әзербайҗан, Кыргызстан, Әфганстан, Аргентина, Беларусь, Бразилия, Ирак, Иран, Италия, Канада, Ливан, Малайзия, Мисыр, Бөекбритания, Морокко, Нидерланды, Португалия, Хорватия, Төркия, Франция, Россия илләреннән картиналар катнаша.

РФ мәдәният министры Владимир Мединскийның Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачылышы белән котлавы җәмәгатькә ирештерелде. Форум ачу тантасында катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: "Без бу фестивальне моннан 10 ел элек оештырган идек. Аның географиясе дә, катнашучылар саны да артты, фестиваль үсте. Фестиваль безне яңа үрләр яуларга өтәрә", - диде һәм тантанага килүчеләрне сәламләде.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләвен укыды. "Казан шәһәренең меңьеллыгын бәйрәм иткән чорда барлыкка килгән фестивальнең 10 еллыгы Мәдәният елында һәм Казанның төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип танылган елда узуы бик мөһим. Фестиваль бөтен дөньяга танылды һәм аны гуманлы кино фестивале буларак беләләр. Ул Татарстанда кино сәнгате үсешенә дә мөһим роль уйный. Фестиваль ярдәмендә татарстанлыларга кинематографиянең сирәк әсәрләре белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Фестиваль кунаклар һәм казанлыларга, Казан кунаклары өчен бәйрәмгә әйләнер дип ышанасы килә", диелгән иде анда.

“Без режиссерлар, кино сценарийлары авторларын Казанда күрүебезгә бик шат. Алар кино аша һәр халык, һәр илнең тарихын һәм мәдәниятен сакларга ярдәм итә. Без беренче фестивальне 40 фильмнан башлаган булсак, хәзер бу сан 500 не тәшкил итә. Безнең Татарстан киносына да тиздән 90 ел булачак. 90 нчы елларда кино төшерү авырлашты. Үзенең 90 еллыгына Татарстан киносы яңадан туып килә. Бу сәнгатьнең үсүе телевидениедә генә түгел, кинотеатрларда, авылларның мәдәният йортларында да урын алыр дип ышанасы килә. Шундый халыкара фестивальләрдә ирешкән дәрәҗәләрнең бу иң югарысы булыр иде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм форум-фестивальгә уңышлар теләде.

Фестиваль президенты, РФ Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин үз чыгышын ТР Президентына һәм республика Хөкүмәтенә фестивальне оештыруга ярдәм күрсәткәннәренә рәхмәтләрен белдерүдән башлады. "Мәдәниятләр, диннәр каршылыгы булган илләрдә нинди канкойгыч вакыйгалар баруын күреп торабыз. Аллаһ та, бер-берегезгә ярдәм итегез, әмма гөнаһ кылуда, начарлык эшләүдә ярдәм итү кирәкмәс, дигән. Гуманлы кино булып, халыклар, диннәр арасында дуслыкка өндәп, кан кою, начарлыкны пропагандаламый икән, андый кинолар безнең фестивальдә катнашу хокукына ия. Бөтен дөньяда бу фестивальне Казанда узучы мөселман киносы фестивале буларак беләләр һәм мин моның белән чын күңелдән горурланам", - диде Равил Гайнетдин һәм фестиваль ачылышы белән тантанага килүчеләрне котлап, фестивальне ачык дип белдерде.

Форум ачылу тантанасында шулай ук тапшырылачак бүләкләр һәм номинацияләр белән таныштырылды. Жюри рәисе Хоҗаколи Нарлиев: "Безнең алда бик зур бурыч тора һәм бу алты көн эчендә бик күп фильмнар карарга кирәк булачак. Татарстанда бик зур сценарий авторы бар, әмма бу кеше өчен әле бүләк уйлап табылмаган. Ул яңа Татарстанны булдырган кеше. Ул үстергән Татарстанның авазы ерак-еракларга китә. Сезнең беренче Президентыгыз дәүләт "гаилә"сен оештыра алды. Аңа бирелгән иң зур бүләк - ул барлык халыкларның аңа булган мәхәббәте", - диде. Ул үзенең чыгышында Минтимер Шәймиевкә һәм фестивальне оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Тантанага бишенче һәм сигезенче фестивальнең жюри рәисләре дә килгән иде. Сәхнәгә режиссер Вера Глаголева күтәрелеп: " Мин бу сәхнәдә моннан биш ел элек басып торган идем. Гран-при алганымны бүгенгедәй хәтерлим. Рәхмәт сезгә мине кабат шулай җылы каршы алганыгыз өчен" , - диде ул һәм фестивальгә үзенең "Ике хатын" картинасын алып килүен игълан итте.

РСФСРның атказанган, ТРның халык артисты Альберт Әсәдуллин башкаруындагы “Дорога без конца” җыры (ул 1982 елда төшерелгән “Никола Паганини” фильмыннан), “Голос” телепроекты финалчысы булып тиз арада танылган ТРның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина җырлаган Изге Болгар турында җыр әлеге мәдәни бәйрәм тамашачысы күңеленә хуш килде. Шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Барби-коктейль” һәм “Дорога из города” балалар коллективлары үзләренең концерт номерларын тәкъдим итте.

Искәртеп үтәбез: быел фестивальдә катнашуга 56 илдән 513 заявка алынган, шулардан 20 уен, 20 документаль, 10 анимацион фильм сайлап алынган. Конкурс программасында Татарстан киносы 5 номинациянең 4есендә катнаша. Беренче тапкыр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100