news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Гыйнвар кичләре" балалар сәнгать фестивале ачылды

Башкаланың Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, Казан – гомумроссия проектын тормышка ашыру мәйданнарының берсе булып тора.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда "Гыйнвар кичләре" XI балалар сәнгать фестивале старт алды. Аның максаты – әдәбият, сәнгать, музыка, рәсем сәнгате, хореография һәм театр сөюче балаларны берләштерү, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фестиваль кысаларында атна дәвамында Казанда биш мәдәният учреждениесендә "Алиса могҗизалар илендә" әкиятенә нигезләнгән тамашалар үтәчәк. Чараларга керү ирекле.

Фестиваль 22 гыйнварда "Казан" милли мәдәни үзәгендә "Имин җыр" концерты белә ачылып китте.

24 гыйнварда 15.00 сәгатьтә башкаланың Гарифьянов урамындагы 42 нче йортта урнашкан Үзәк балалар китапханәсендә "БиблиАлиса" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Программада әкияттән өзекләр уку, сәнгать мәктәбе укучыларыннан музыкаль чыгышлар, викторина тәкъдим ителәчәк һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

26 гыйнварда 17.00 сәгатьтә Чайковский исемендәге 1 нче Балалар музыка мәктәбендә скрипка музыкасы кичәсе оештырыла. Кичәдә яшь скрипкачылар һәм виолончелистлар чыгышы көтелә. Рәсем күргәзмәсе булачак. Шулай ук композиторлар Алсу Сөнгатуллина һәм Эльмир Низамов, шагыйрь Роберт Миңуллин һәм София Гобәйдуллина исемендәге иҗади үзәктә шөгыльләнүче музыкантлар белән әңгәмә-кичә оештыру ниятләнелә.

28 гыйнварда 17.00 сәгатьтә 5 нче Балалар музыка мәктәбендә фестивальнең йомгаклау концерты нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү тантанасы белән бергә узачак. Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда оештырылачак әлеге тантана хәйрия ярминкәсе белән дә истә калачак. Анда Казан китапханәләренең күчмә күргәзмәсе һәм сәнгать мәктәбе укучыларының кул эшләре сату-күргәзмәсе ачылачак.

Казан хакимиятенең Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, Казан – гомумроссия иҗади проектын үткәрү мәйданнарының берсе булып тора.

Искәртеп үтик, "Гыйнвар кичләре" – дөньякүләм танылган пианист Святослав Рихтернең данлыклы "Декабрь кичләре"нең дәвамы булып, 2007 елдан Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге Музыка мәктәбе һәм Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музеенең уникаль иҗади проекты сыйфатында тормышка ашырыла. Татарстан башкаласында фестивальне быел шәһәрнең Мәдәният идарәсе оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot