news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда гыйнварда айлык явым-төшем нормасының 175 проценты яуган

Казанда ике атнада – 17-28 гыйнварда айлык явым-төшем нормасының 122 проценты яуган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 17 гыйнвардан бүгенгә кадәр Казанда 57 мм, яки айлык явым-төшем нормасының 122 проценты яуган», – дип искәртте спикер.

Ул шулай ук билгеләп узганча, гыйнварда Тактарстан башкаласында 80,7 мм яки норманың 175 проценты яуган. Карны җыештыруда 1,1 мең берәмлек техника эшли.

Искәртик, бүген республикада кабат явым-төшем көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot