Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Гыйльфан Батыршинның истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган чара узды
Казанда Советлар Союзы Герое Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршинның истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган әһәмиятле чара узды. Шәһәрнең Герой исемен йөртүче урамыннан алынган туфрак тантаналы рәвештә аның туган ягы — Луганск Халык Республикасындагы музейга җибәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу истәлекле вакыйгада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, шәһәр вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар катнашты.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
«Бүген без зур тарихи вакыйгага шаһит булабыз. Татарлар арасыннан беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин исемен йөрткән урамнан без Луганск Халык Республикасының Кировск шәһәренә, аның исемен йөрткән мәктәпкә, туфрак тапшырабыз. Әлеге истәлекле чаралар Батыршин һәлак булган Владивосток шәһәрендә дә узачак. 28 майда, Чик сакчылары көне уңаеннан, Владивостокта Советлар Союзы Герое Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев та катнашкан иде. Шулай ук Гыйльфан Батыршинның туган ягы булган Кировск шәһәреннән дә туфрак алыначак», – дип сөйләде Данис Шакиров.
-
Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин – татарлар арасында Советлар Союзының беренче Герое – 1914 елда Голубовка бистәсендә шахтер гаиләсендә туа. СССР Югары Советының 1938 елның 25 октябрендәге Указы белән Гыйльфан Батыршинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Кызыл Йолдыз, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак орденнары һәм күп медальләр белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз