news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда гуманитар ярдәм җыю пунктлары эше дәвам итә

Казанда мобилизацияләнгәннәр, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре һәм Лисичанскида яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю буенча 17 пункт эшен дәвам итә. 6 нокта – сәүдә объектларында, калганнары шәһәр спорт комплексларында ачык.

Кирәк-яракларны көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин. Җыю пунктлары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Барлык нокталар да «Игелекле Казан» логотибы белән билгеләнде.

Гуманитар ярдәм җыю пунктларында озак саклана торган азык-төлек товарлары, гигиена чаралары, җылы кием, аяк киеме һәм көнкүреш әйберләре – батарейкалар, энә һәм җеп җыелмалары, фонарь, рюкзак һәм термослар кабул ителә. Кирәкле товарлар исемлеге белән сылтамада танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot