Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ГУЛАГ тоткыннары лексикасын күрсәткән «Язык (не)свободы» күргәзмәсе ачылды
М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда күргәзмә 12 нче сентябрьгә кадәр эшләячәк.
(Казан, 6 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда, ТР Мәдәният министрлыгы, Милли музей ярдәме белән, ГУЛАГ тарихы музее фондлары җыентыкларыннан «Язык (не)свободы» күргәзмәсе ачылды.
Экспозиция нигезендә — ГУЛАГ тоткыны, журналист, язучы Леонид Городин туплаган лагерь лексикасы сүзлеге. Бу сүзлек автор исән чагында басылып чыкмаган, 1990 елларга кадәр тема тыелган булган, ләкин 2021 елда ГУЛАГ тарихы дәүләт музее һәм Хәтер фонды сүзлекне нәшер иткән.
Городин Киев газетасында эшләгән, 1928 елда аны «Ленин васыяте»н тараткан өчен беренче тапкыр кулга алалар. Лагерьга өч елга озатылган. 1936 елда янә контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнә һәм тоткарлана. Лагерьларда биш ел гомере уза. 1950 елда элек хөкем ителгәннәрне кабаттан кулга алалар һәм Городинны Красноярск краена сөрәләр.
Журналистның барлыгы 30 ел гомере сөргендә һәм лагерьларда үтә, аннары азат ителгәч, «Одноэтапники» хикәяләр сериясе чыга.
ГУЛАГ тарихы музееның күргәзмә эшчәнлеге җитәкчесе Анна Редькина әйтүенчә, башта ул елларны хәтерләткән экспонатлар белән күчмә күргәзмәләр, лагерьлар темасы бик якын булган, тоткыннар үзләре төзегән җирләрдә — Воркута, Магадан кебек шәһәрләрдә оештырылган, аннары музей хезмәткәрләре, киресенчә, кешеләр лагерьларга сөрелгәнче яшәгән шәһәрләргә игътибар юнәлткән.
«Бүген нәсел шәҗәрәләрен төзү популярлашты, барлык гаиләләрдә диярлек репрессиягә дучар ителгән, гаепсезгә хөкм ителгән, куылган кешеләр булуы ачыклана», — диде Редькина.
ТР Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова әйтүенчә, күргәзмә буенча сайтта алдан әзерләнгән мәгълүмат астында тискәре комментарийлар калдыручылар да булган.
«Күпләр ирексезлек жаргонын җинаять дөньясы белән күзаллый. Ләкин бу ГУЛАГ лагерьларына эләккән 20 миллионлап кеше булдырган „тел“. Ул сүзләр аннары Варлам Шаламов, Александр Солженицын әсәрләрендә, Дмитрий Лихачев хатирәләрендә урын алган. Күргәзмә ул елда кешеләрнең кичерешләрен аңларга ярдәм итә», — диде Светлана Измайлова.
Күргәзмәдә алфавиттагы һәр хәрефкә унлап сүз сайланган, шул рәвешле барлыгы 300 ләп сүз тупланган. Сүзләрдән торган стендлар гына түгел, музей җитәкчелеге музей коллекциясеннән 21 предмет та алып килгән. Болар тоткыннарның шәхси әйберләре, ашаган табаклары, кашыклары, якыннарына язган хатларыннан өзекләр, якыннарына бүләк иткән әйберләре.
Күргәзмә 12 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Анна Редькина әйтүенчә, якын арада Казанга Городин сүзлегенең берничә нөсхәсе сатуга кайтырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз