news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ГУЛАГ корбаннары турында спектакль күрсәтеләчәк
Бүген 15 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 104 ел тулуга багышланган Җәлил укулары кысаларында “Без сайламаган юллар” спектакленең премьерасы тәкъдим ителә
Скопировать ссылку
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Бүген 15 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 104 ел тулуга багышланган Җәлил укулары кысаларында “Без сайламаган юллар” спектакленең премьерасы тәкъдим ителә.
Спектакльдә Мәскәүнең “Кайту” тарихи-әдәби җәмгыяте әгъзалары – Ольга Непахарева һәм Елена Токмакова-Горбушина катнаша. Спектакльдә аның авторы Ольга Непахарева, ГУЛАГ лагерендә тоткын булып яшәгән хатын-кызлар истәлекләренә, хикәятләренә һәм шигырьләренә нигезләнеп, Сталин репрессияләре корбаннары язмышын ача.
Сценарий якташыбыз язучы Василий Аксеновның әнисе - Евгения Гинзбургның “Крутой маршрут”, Марина Цветаева кызы Ариадна Эфрон хикәятләре һәм истәлекләре, Ольга Адамова-Слиозбергның “Юл” дип исемләнгән истәлекләре, Анна Баркова, Елена Владимирова, Нина Гаген-Торн, Светлана Шилова, Татьяна Лещенок-Сухомлинова шигырьләренә нигезләнеп язылган.
Спектакльдә лагерьләрдә язылган шигырьләр һәм җырлар яңгырый. Әсәр геройлары – галим булып җитешкән һәм гади эшче хатын-кызлар, балерина һәм монахиня булганнар, алдынгы җәмәгать вәкилләре һәм гади аналар, партия әгъзалары һәм гади караклар. Аларның һәммәсе тарих тәгәрмәче астына эләгә, үзләре сайламаган юлларга очрый.
Спектакльнең премьерасы 2004 елда сәнгать эшлеклеләренең Үзәк йортында уйнала. А.Сахаров исемендәге музейда да берничә тапкыр тәкъдим ителә. 2005 елда спектакль “Туганнар” халыкара яшьләр фестивалендә катнаша. 2006 елда исә спектакльне Американың Нью-Хэмпшир университеты студентлары һәм ел саен Гарвард университетында уза торган ГУЛАГ буенча халыкара конференциядә катнашучылар карый. Спектакльне шулай ук Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында да күрсәтү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музееның матбугат хезмәтеннән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2