Казанда Грузия халык артисткасы Маринэ Яшвили чыгыш ясаячак
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ТР Дәүләт симфоник оркестры үзенең яңа концерт сезонын ача
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ТР Дәүләт симфоник оркестры үзенең яңа концерт сезонын ача. Музыкаль кичә Халыкара музыка көненә багышлана.
Залның концерт бүлегеннән алган хәбәргә күрә, концертта музыка сөючеләр игътибарына РФ Композиторлар берлеге авторлары тарафыннан язылган “10 Канунга ун караш” оркестр өчен концерты, композиторлар Сергей Рахманинов, Арам Хачатурян, Рихард Штраусның симфоник әсәрләре тәкъдим ителәчәк.
Скрипкада Грузиянең халык артисткасы, РФ атказанган артисткасы Маринэ Яшвили уйнаячак. Оркестр белән Россия, Татарстан, Казакъстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор, академик дирижер Фоат Мансуров җитәкчелек итәчәк.