news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемиологик чиктән 11 процентка югары

Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта. 11нче атнада (10-16 мартта) 9,8 мең очрак теркәлгән. Бу эпидемиологик чиктән 11 процентка югарырак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлнара Гайфуллина хәбәр итте.

Авыручылар санының югары дәрәҗәсе бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр арасында күзәтелә – бу категориядә авыручылар саны эпидемиологик чиктән 30 процентка диярлек югарырак. Шул ук вакытта 0-2 яшьлек балалар арасында авыру очраклары 38 процентка, 3-6 яшьлек балалар арасында 41 процентка, 7-14 яшьлекләр арасында 39 процентка азрак.

Коронавирус белән бәйле вазгыятьтә уңай динамика күзәтелә — авыручылар саны ике тапкырга диярлек кимегән. Шулай ук кызамык белән бәйле вазгыять тотрыклыланган – агымдагы елның өч аенда Казанда нибары өч очрак кына теркәлгән. Каникул башлангач ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимиячәк, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100