news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда грипп белән авыручылар саны 9, 5 тапкырга кимегән, кайбер төр авырулар саны, киресенчә, арткан

Казанда йогышлы һәм паразитар авырулар белән зараланучылар саны 100 мең кешегә уртача 25,5-26 мең туры килә

 (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Казанда грипп һәм үпкә ялкынсынуы (пневмания) белән авыручылар саны кимегән. Бу — массалы рәвештә халыкка прививкалар ясау нәтиҗәсе. Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Алмас Имамов хәбәр итте.

Казанда инфекцион һәм паразитар авырулар белән зараланучылар саны 100 мең кешегә уртача 25,5-26 мең туры килә. 5 ел дәвамында полиомиелит, корсак тифы, дифтерия, тартышу авыруы (столбняк), түләмә (себер язвасы), туляремия — барысы 40 төр йогышлы авыру эләктерүчеләр теркәлмәгән.

Быел 7 ай эчендә Казанда грипп белән авыручылар саны да 9,5 тапкырга кимегән. Пневмания белән авыручылар 1,7, сальмонеллез белән 1,4, коклюш белән 2,5, иярә торган тире һәм венерик авырулар йоктыручылар саны исә 19, туберкулюз йоктыру очраклары 15 процентка азайган.

Шул ук вакытта, дизентерия белән авыручылар саны 33 процентка, эчәк инфекциясен эләктерүчеләр 32 процентка, А гепатиты белән авыручылар 1,9 тапкырга һ.б. авырулардан интегүчеләр саны арткан.

Узган ел, Казанда Универсиада узу сәбәпле, әлеге вирусларга каршы вакцинация үткәрелгән иде, шуңа да, авыручылар саны азрак иде, ди Алмас Имамов.
Хроник гепатит (19 процентка), скарлатина (6 процентка), педикулез (7 процентка) белән авыручылар саны да артуы сизелә. Хайваннар тешләү 9, ә талпан кадалу очраклары 1,9 тапкыр ешайган.

Аның каравы, туберкулез авыруын йоктыру очраклары 1,5, ә В гепатиты белән авыручылар 5,5 тапкыр кими. Алмас Имамов бу авырулар саны, Россия күрсәткечләре белән чагыштырганда, быел Казанда азрак булуын да ассызыклады.

2000 нче елда, мисал өчен, В гепатиты белән авыручы 686 кеше теркәлгән булса, 2013 нче елда − 12, ә 2014 нче елның 7 аенда − 7 очрак. 2006 нчы елдан алып, бу авыруны балалар йокәлмәгән.

Быел федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар хисабына, Казанда 291 мең кешегә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, мәктәп укучыларга, өлкәннәргә, белем бирү һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә гриппка каршы вакцина ясалачак. Калган категория гражданнары исә бу процедураны акча түләп үтәргә тиеш була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100