Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда гражданнарны аз керемле дип тану күрсәткечләре артты
Казан хакимияте 2023 елга гражданнар кеременең һәм салым салынырга тиешле милек бәясенең яңа күрсәткечләрен раслаган. Башкарма комитетның бу карары шәһәрнең хокук актлары һәм документлар җыентыгында чыкты.
Документ гражданнарны аз керемле дип тану турында карар кабул итү өчен берничә чикне билгели. Шул исәптән, гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче гражданның салым салынырга тиешле милкенең бәясе һәм уртача айлык җыелма керем күләме раслана.
Шулай итеп, 2023 елда ялгыз яшәүче казанлының салым салынырга тиешле милкенең бәясе арта һәм 2,3 млн сум була. Чагыштыру өчен: узган ел ул 1,73 млн сум иде. Ике кешелек гаилә өчен салым салынырга тиешле милек 4,6 млн сум (узган ел – 3,4 млн сум), өч кешелек гаилә өчен 6,9 млн сум (узган ел – 5,1 млн сум) тәшкил итә.
Һәр гаилә әгъзасына яки ялгыз яшәүчегә туры килә торган уртача айлык җыелма керем 37836 сум була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз