Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтелә
28 апрельдә Казанда гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү чарасы үткәрелә. Халыкка Башкарма комитет вәкаләтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшләр биреләчәк.
Чара 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан оештырыла.
Халыкны түбәндәге адреслар буенча кабул итәләр:
09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсендә (Зилант тыкрыгы, 4 йорт, 217 бүлмә);
14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә (Груздев урамы, 5 йорт, 512 бүлмә);
10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә һәм 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында (Кремль урамы, 11 йорт, 221 бүлмә);
10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетында (Ротор урамы, 1 йорт);
14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә (Восстание урамы, 82 йорт, 2 кат, актлар залы);
11:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясендә (Шуртыгин урамы, 1 йорт, 219 бүлмә);
11:00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә (Волгоград урамы, 32 йорт, 3 кат, киңәшмәләр залы);
14:00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә (Ипподром урамы, 14 йорт, 46 бүлмә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз