news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда госманлы чоры стилендәге киемнәр күргәзмәсе оештырылачак

Күргәзмәне Төркиянең Казандагы баш консуллыгы оештыра.

Казанда госманлы чоры стилендәге киемнәр күргәзмәсе оештырылачак
Рамиль Гали

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Киләсе елда март аенда Казанда «Манеж» күргәзмәләр залында госманлы чоры стилендәге киемнәр күргәзмәсе оештырылачак. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан әйтте.

«2020 елда консуллык оештырган мәдәни чаралар артачак. Март аенда госманлы чоры стилендәге кафтаннар күргәзмәсе уздыру планлаштырыла», — диде баш консул.

Моннан тыш, киләсе елда ул төрек рәссамнары күргәзмәсен оештырачакларын да әйтте.

Төркия консуллыгы шулай ук ТАССРның 100 еллыгына билгеләнгән чаралар да әзерли. «Сүз уңаеннан, Россия белән Төркия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга да 100 ел. Шул уңайдан без музыкаль ансамбль әзерләдек. Бу музыка барыгызның да күңеленә хуш килер дип уйлыйм», — диде баш консул.

news_right_1
news_right_2
news_bot