news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Горький шоссесында фура юлга ауган

Авария аркасында Фрунзе урамында җитди бөке барлыкка килгән.

Казанда Горький шоссесында фура юлга ауган
Полина Шевчук

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртән Казанның Горький шоссесындагы боҗрада Renault фурасы юлга ауган. Йөк машинасы хәрәкәтнең бер полосасын каплаган. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.

Авария аркасында Фрунзе урамында җитди бөке барлыкка килгән. Хәзер авария урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли, алар хәрәкәтне җайга салып тора.

Фура кузовындагы товарны хәзер икенче йөк машинасына төйиләр.

Авариянең сәбәпләре ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot