news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Горки-Әмәт урман-паркы ачылачак

Паркның мәдәни тормышын оештыру, хезмәт күрсәтү һәм шәһәр халкын җәлеп итү өчен җаваплы ширкәт тәгаенләнде.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Горки-Әмәт урман паркы инфраструктурасын булдыру, реконструкцияләү өлкәсендә килешү төзелде. Документны шәһәр мэриясендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм «Практика» компанияләр төркеменең хезмәттәш идарәчесе Булат Шакиров имзалады. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәхси-дәүләт партнерлыгы кысаларында, әлеге компаниягә оператор вазифасында паркның мәдәни тормышын оештыру, хезмәт күрсәтү һәм шәһәр халкын җәлеп итү бурычы йөкләнә. 

Казанда Горки-Әмәт урман-паркын ачу 24 декабрьгә тәгаенләнгән. Ачылыш көнендә һәм бәйрәмнәрдә шәһәр халкы биредә ял итә, прокатка алып чаңгыда шуа, яктыртылган яңа юлларны сыный, балалар исә боз шәһәрчегендә уйный алачак. Шулай ук бу көнне фестиваль мәйданында узачак концерт казанлылар күңеленә хуш килер дип көтелә, ә кечкенә кунакларга балалар мәйданчыгында күңел ачу программасы оештырачак.

Искәртеп үтик, яңа эко-парк «Татарстан Республикасында парклар һәм скверларны төзекләндерү» программасы кысаларында булдырылды. Горки-Әмәт урманы инфраструктурасын сафка бастыруда эш барышын Казан мэры Илсур Метшин күз уңында тотты. Әлеге проект - шәхси инвесторлар ярдәме белән Казанның Идел буе һәм Совет районнары территориясендә башкарылган зур проектларның берсе.

Исегезгә төшерәбез: паркны проектлаштыру биредә яшәүчеләрнең актив тырышлыгы белән барды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100