Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Горки-Әмәт урманының 10 еллыгына мультфильм иҗат итәчәкләр
Казанда 4–6 декабрьдә анимация остаханәсе ачыла. Анда катнашучылар Горки-Әмәт урманының 10 еллыгы уңаеннан мультфильм төшерәчәк. Булачак ролик нигезенә шәһәр халкының бу киңлек белән бәйле шәхси тарихлары һәм истәлекләре алыначагын хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Анимация режиссеры һәм продюсеры Гөлнара Низамиева җитәкчелегендә катнашучылар сценарий язачак, кәгазьдән персонажлар ясаячак, аларны җанландырачак һәм тавыш яздырачак. Әзер мультфильм Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендә чыгачак.
Мультфильм төшерү остаханәсенә 14 яшьтән өлкәнрәк казанлыларны чакыралар. Проектта катнашу өчен 2 декабрьгә кадәр гариза тутырырга һәм Горки-Әмәт урманы турында үз тарихыңны язып җибәрергә кирәк. Оештыручылар иң яхшы язмаларны сайлап алачак һәм авторлары белән элемтәгә керәчәк.
Бу парк буйлап беренче тапкыр йөрү хатирәсе, яраткан яки аз билгеле урыннар турында хикәя, уртак бакча эшендә катнашу тәҗрибәсе яки башка вакыйга булырга мөмкин.
Дәресләргә йөрү мөмкинлеге булмаган очракта да истәлекләр белән уртаклашырга була. Шәһәр халкының тарихлары парк архивына керәчәк һәм киләчәктә башка иҗади проектлар өчен нигез булырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз