news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Горки-Әмәт урманында чаңгы прокаты эшли башлады

Кичә Казанның Горки-Әмәт урманында чаңгы прокаты эшли башлады. Спорт җиһазларын көн саен арендага алырга мөмкин: эш көннәрендә 10:00 дән 20:00 гә кадәр, ял көннәрендә – 9:00 дән 20:00 гә кадәр.

Җиһазларны прокатка алу өчен казанлыларга машина йөртү таныклыгы, хезмәт яки пенсия таныклыгы, иминият таныклыгы яки студентлар билетын залогка калдырырга кирәк. Прокат Җиңү проспекты, 69 адресы буенча чаңгы базасы бинасында урнашкан. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Профессионалларга – Горки урманындагы трасса, ә һәвәскәрләргә Әмәт урманындагы трасса бар, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 19 ноябрьдә «Хезмәт резервлары» стадионында шугалак эшли башлады. Эш графигын һәм аренда бәясен рәсми сайтта белергә мөмкин. Ачылышка шулай ук «Ракета» һәм «Ак Барс Арена» стадионнарындагы шугалаклар әзерләнә. «Черек күл» паркында да тимераякта шуарга мөмкин булачак, анда ясалма сулыкны агызуга октябрь азагында керештеләр. Мәйданчыкны яктырту инсталляцияләре белән бизәячәкләр, ә бозның үзендә мастер-класслар һәм күңел ачу чаралары оештырылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100