news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда гомумшәһәр өмәсе 24 апрельдә узачак

«Рус-Немец Швейцариясе» санитар җыештыру үткәреләчәк территорияләрнең берсе буларак билгеләнгән.

Казанда гомумшәһәр өмәсе 24 апрельдә узачак
«Татар-информ» архивы

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Казанда гомумшәһәр өмәсе 24 апрельдә узар дип көтелә.

Казан мэриясе сайтының электрон документлар җыентыгындагы мәгълүматтан күренгәнчә, «Рус-Немец Швейцариясе» санитар җыештыру үткәреләчәк территорияләрнең берсе буларак билгеләнгән.

«2021 елның 1 апреленнән 31 майга кадәрге чорда — Казан шәһәре территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык, 24 апрельдә гомумшәһәр өмәсе үткәрергә карар бирәм», — диелә документта.

Ике айлык барышында җәмәгать транспорты тукталышларын җыештыру һәм шәһәр янындагы бакчачылык җәмгыятьләре территориясен тәртипкә китерү күздә тотыла.

2020 елда пандемия аркасында татарстанлылар өмәгә чыга алмады. Санитар-экологик ике айлыкта бары тик коммуналь һәм юл хезмәтләре, шулай ук муниципаль берәмлек хезмәткәрләре генә катнашты. 2019 елда Казанда оештырылган өмәдә 1,2 миллионнан артык кеше катнашкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100