news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда гомумшәһәр өмәсе 20 апрельгә билгеләнгән

Казанда гомумшәһәр өмәсе 20 апрельгә билгеләнгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында 20 апрельдә гомумшәһәр өмәсе узачак. Өмәдә сулыкларның яр буе зоналарына һәм урман полосасы территорияләренә төп игътибар бирергә ниятлиләр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Теләгән һәркем өмәгә кушыла һәм ишегалдын яки башка участокны тәртипкә китерү өчен инициатив төркем оештыра ала. Кирәк-яраклар, капчыклар һәм чүп-чарны чыгаруга кагылышлы оештыру мәсьәләләре буенча район хакимиятләренә һәм идарәче оешмаларга, шулай ук шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

«Бүген һәр районда участоклар билгеләнгән, анда сәнәгать предприятиеләре, район хакимиятләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар һәм халык ярдәмендә территорияләрне санитар чистарту эшләре башкарылачак. Мисал өчен, бу – Яңа өйләнешүчеләр скверы, «Локомотив» пляжы, Тынычлык торак массивындагы каенлык, Эрмитаж бакчасы, Горький паркындагы урман һәм башкалар», - дип хәбәр итте ул.

Ул башкарма комитетның структур бүлекчәләрендә эшләүчеләр Тынычлык торак массивындагы каенлыкны һәм «Локомотив» пляжын тәртипкә китерәчәге хакында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100