Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсендә чыгыш ясаячак артистларны атадылар
Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсендә Татарстан башкаручылары һәм диджейлары чыгыш ясаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
Бәйрәм 25 июньдә «Казан» гаилә үзәге янында узачак һәм шәһәрнең 200дән артык мәктәбеннән 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаган 8 меңгә якын укучыны җыячак.
Чарада катнашучылар өчен Beku, Defne, «Дышать» төркеме, Игнат Изотов, Ванфи, Redless, Kamilluna, «Дождей июля» һәм Йоло катнашында концерт программасы әзерләнә. Шулай ук чыгарылыш укучылары алдында DJ Сөләйман чыгыш ясаячак. Бәйрәм хэдлайнерының исеме әлегә сер итеп саклана.
Гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 16:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз